19 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Александр атакай: «Бозлы суда коену чиркәү кануннарына бәйле түгел»
19 гыйнварда православие динен тотучылар олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны билгеләп үтәләр (Крещение). Суны элек-электән үк иң изге табигать байлыгы дип санаганнар. Хач манылган су тереклек суы дип йөртелгән, ул авырулардан дәвалый, кешегә тән көче генә түгел, рухи ныклык та бирә дигән ышану бүгенге көнгә кадәр яши. Кач ману - Инҗил (Евангелие) буенча, Гайсә Коткаручының (Иисус Христос) Иордан елгасы суында Чукындыручы Яхья (Иоанн) тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда, «керәшен суыклары» буларак искә алына. Бу турыда без тулырак мәгълүмат алу өчен Биектау районы Благочинные Александр Ермолинга мөрәҗәгать иттек.
-
Тимер юл кичүе - иң куркыныч урыннарның берсе
Тимер юлчылар Биектау районы хакимияте белән берлектә акция оештырдылар һәм аның барышында руль артында утыручыларга, шулай ук җәяүлеләргә тимер юл кичүләрендә сак һәм уяу булу, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тоту зарурлыгы турында искәрттеләр.
-
Биектау районында руль артында утыручыларга яктылык кайтаргыч жилетлар бирделәр
Районда халык саны артканнан арта бара. Әлеге вазгыятькә бәйле рәвештә юлларда хәрәкәт тә көчәя. Хәрәкәт күп булган урында юл һәлакәтләре саны да арта. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия территориясендә 132 меңнән артык авария теркәлде, аларда 15 меңләп кеше һәлак булды. Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлтранспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән чараларны еш уздыралар. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер файдалы акция үткәрелде.